Профилактика субъектлары рейдлары.

2024 елның 25 октябре, җомга
  Имин булмаган гаиләләрдәге вәзгыятьне контрольдә тоту максатыннан 2024 елның 24 октябрендә Социаль куркыныч хәлдә һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләр буенча чираттагы ведомствоара рейд уздырылды. Сәфәр барышында балигъ булмаганнарның торак-көнкүреш шартлары тикшерелде, ата-ана бурычларын үтәмәгән яисә тиешенчә үтәмәгән өчен ата-аналарның җаваплылыгы турында хокукый мәгълүмат бирелде. Балигъ булмаганнарның имин яшәү шартларын булдыру максатыннан, ата-аналар белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча инструктаж үткәрелде, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белешмәлек тапшырылды. Әлеге рейдның максаты – ата-аналарны үз балаларын тәрбияләү турында уйланырга мәҗбүр итү, начар гадәтләрдән баш тарту һәм балалар өчен куркынычсыз яшәү шартлары тудыру, чөнки гаиләдәге иминсезлекнең төп сәбәпләре-гади көнкүреш шартлары булмау, эчкечелек, балаларга карата физик яки психик көч куллану. Безнең бурыч-балаларны яклау һәм ата-аналарны яшәү рәвешен яхшыртуга һәм балалары өчен бәхетле балачак тудыруга этәрү! Практика күрсәткәнчә, мондый уртак эш имин булмаган гаиләләр белән эшләү буенча Балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы органнары гамәлләрен яхшырак координацияләүгә ярдәм итә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International