Игътибар үзәгендә-һәр кешенең иминлеге!

2024 елның 25 октябре, җомга
  Бүген "Нежность" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов эш визиты белән булды. Ул учреждение эше белән танышты, белгечләр һәм социаль хезмәтләр алучылар белән аралашты, гаиләгә һәм балаларга, өлкәннәргә һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм программалары, шулай ук киләчәккә планнар турында фикер алыштылар. Район җитәкчесе халыкны, бигрәк тә мохтаҗларны социаль яклауның һәм аларга ярдәм итүнең мөһимлеген ассызыклады. Визит барышында КЦСОН үсешенең перспектив юнәлешләре, шул исәптән хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеген арттыру, ярдәм программалары спектрын киңәйтү турында фикер алыштылар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International