Аксубай районы эшкуарлары белән эшлекле киңәшмәне Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов уздырды.

2024 елның 25 октябре, җомга
  25 октябрьдә Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов Аксубай районы эшмәкәрләре белән эшлекле киңәшмә үткәрде. Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар: - 2023 ел өчен мөлкәт салымнарын түләү турында; - Хезмәт мөнәсәбәтләре турында; - Сәүдә объектларын Яңа ел белән бизәү турында; - КУЭ субъектларына ярдәм чаралары турында; - Сыраны, сыра нигезендә әзерләнә торган эчемлекләрне һәм куллану төргәгендә аз алкогольле эчемлекләрнең аерым төрләрен ваклап сатучы әйләнештә катнашучыларга карата товарларны мәҗбүри маркировкалау турында; - Эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында илебез эшкуарларына ярдәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла. Шулай ук кирәкле консультацияне Сез Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлегендә ала аласыз. Аксубай шәһ., Ленин ур., 8б йорт, 1 кат, йә тел. 8(84344)-2-84-87, 2-80-07.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International