Хөрмәтле якташлар, чын күңелдән сезне автомобильчеләр көне белән котлыйм!

2024 елның 27 октябре, якшәмбе
  Әлеге һөнәри бәйрәм автомобильләре хәрәкәт итү чарасы гына түгел, ә ераклыкларны үтәргә, яңа офыклар ачарга һәм күп кенә бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә торган тугры иярчен булган кешеләрне берләштерә. Сезнең эшегез-машина йөртү осталыгы гына түгел, ә җаваплылык, сабырлык, катлаулы ситуацияләрдә ориентлаша белү, юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү. Юл тармагы предприятиеләре район икътисады үсешенә саллы өлеш кертәләр, барлык халык өчен транспорт белән тәэмин итәләр. Безнең районда машина юлларыннан башка юллар юк бит. Сезгә нык сәламәтлек, авариясез йөрү һәм һәрвакыт яшел ут телим! Алмаз Миңгулов, Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International