Аксубай районында “Изге теләкләр хаты” акциясе матур традициягә әйләнде. Аксубай районы ГХАТ бүлегендә тууы теркәлгән яңа туган сабыйны теләсә кайсы гаилә котлый ала. Аеруча бу акциядә яшь парлар актив катнаша. Яңа туган балаларга үзенең изге теләкләрен һәм бүләкләрен ГХАТ бүлегендә яшь парлар Илназ һәм Камилә Камаловлар, Григорий һәм Ольга Крыловлар калдырды. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре зур шатлык белән Габрахимовлар һәм Марцевлар гаиләсенә сюрпризларны тапшырды. Бәхетле әти-әниләр яшьләргә гаилә бәхете, муллык һәм иминлек теләп калдылар.