«Туган (татар) телен һәм әдәбиятын укытуның актуаль мәсьәләләре»зона семинары.

2024 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе
  28 октябрь көнне Чистай муниципаль районының 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Туган телне һәм әдәбиятны укытуның актуаль мәсьәләләре»дигән зона семинары узды. Семинар эшендә Чистай, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә муниципаль районнарының туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Аксубай районыннан Туган тел (татар) укытучылары: Билалова Зилә Марс кызы, Баһаутдинова Чулпан Минасхәт кызы, Кәбирова Альбира Нурмөхәммәт кызы, Сәгыйтова Гөлнур Фәрит кызы һәм Аксубай районының «мәгариф бүлеге» МКУ методисты Хәмитова Айгөл Илдар кызы чыгыш ясады. Туган телне һәм әдәбиятны укытуның актуаль мәсьәләләре буенча "Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты" өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Шәмсудинова Рәсимә Равил кызы, филология фәннәре докторы, КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы профессоры Йосыпова Нурфия Марс кызы, И. Г. Ибраһимова-Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, филология фәннәре кандидаты Абдуллина Дилария Марат кызы. Түгәрәк өстәл кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытучылары укучыларны олимпиадаларга һәм йомгаклау аттестациясенә әзерләү, һөнәри конкурсларга әзерлек үзенчәлекләре турындагы сорауларга җаваплар алдылар. Чистай районы Туган тел һәм әдәбият укытучылары ассоциациясе җитәкчесе Л.М. Фәсхетдинова Ассоциациянең эш тәҗрибәсе һәм укытучыларга методик ярдәм күрсәтү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Зона семинары югары методик дәрәҗәдә уздырылды һәм "Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты" өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе, КФУ, И. Г.Ибраһимов исемендәге Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вәкилләреннән уңай бәя алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International