Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Әмир кызы Зарипова

2024 елның 1 ноябре, җомга
 

Очрашунын  беренче объекты Район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов озатуында Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды. Алар интернат-йортның социаль хезмәт алучылары белән аралаштылар, тәрбияләнүчеләрнең яшәү шартлары, учреждениедә төзелеш-ремонт эшләре нәтиҗәләре һәм планнары белән таныштылар.

Эш сәфәре барышында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял»социаль приютында булдылар. Учреждениенең эше белән таныштылар, төркем бүлмәләрен карадылар, приют белгечләре һәм, әлбәттә инде, тәрбияләнүчеләр белән әңгәмә үткәрделәр. Очрашу уңайлы һәм дустанә атмосферада узды, проблемалы моментлар һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алыштылар. ⁣ Шулай ук Эльмира Әмировна эш сәфәре кысаларында гражданнарны кабул итте, анда аксубайлылар дулкынландыргыч сораулар бирә алдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International