Аксубай туган якны өйрәнү музееның "Халык мәдәнияте чыганакларына" күргәзмәсе

2024 елның 2 ноябре, шимбә

 

2 ноябрь көнне район мәдәният йортында Аксубай туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Аксубай районында яшәүче халыкларның матурлыгын һәм үзенчәлеген чагылдырган "Халык мәдәнияте чыганакларына" дигән күргәзмә оештырдылар. Шулай ук "Машина белән чигү сәнгате" мастер-классы үткәрелде, анда кунакларны махсус чигү машинкасында яулык һәм сөлгеләр ясарга өйрәттеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International