Аксубай районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашалар. Сатыла торган продукция күләме 1,6 млн.сум тәшкил итә. Аксубайлылар 16 сәүдә ноктасында казанлыларга ашлык, ит, сөт һәм сөт продуктлары, сыр, бал, йомырка һәм яшелчәләрне «социаль юнәлешле бәяләрдән»тәкъдим итәләр. Алар ваклап сатудан уртача 15% ка түбәнрәк. Традиция буенча район мәдәният йорты хезмәткәрләре ярминкәдә катнашучыларның барысына да яхшы кәеф бүләк итәләр.