Шәхси эшмәкәр Охотников Валентин Леонидович 2013 елдан металл эшләнмәләр җитештерү һәм төзелеш материаллары сату буенча үз гаилә бизнесын алып бара. "Сувар-Аксу" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте 2007 елдан кафеларда кайнар туклану хезмәте күрсәтү, банкетлар оештыру, шулай ук кунакханә хезмәтләре күрсәтү буенча эшчәнлек алып бара.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов предприятиеләр эшчәнлеге белән танышты, бизнестагы хәлләр һәм эшмәкәрләр очраткан кыенлыклар турында фикер алыштылар. Фикер алышуның мөһим темасы «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм " милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында бизнесны алга таба үстерү планнары булды.