Күп балалы гаиләдә туып, әти-әнисенең хезмәтен күзәтеп үскэн егетнен -әтисе терлек караучы, әнисе сыер савучы булып эшләде. Илдус мәдрәсәдә укып, оешмада эшләгәннән соң әтисе каты авырып киткәч, туган авылына кайта. Ул авыл хезмәтенә бик тиз ияләшэ һәм өстәмә рәвештә ит сату белән шөгыльләнә башлады. Ике елдан соң әтисе үлгәч, Илдус аның эшен дәвам итәргә карар кыла һәм 2006 елда бөртекле культуралар чәчү өчен 20 гектар җир рәсмиләштерә. Берничә елдан соң ул эшчэнлеген киңәйтергә уйлый. Район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп өстәмә 60 гектар җир биләүгә рөхсәт алуга ирешэ.
2009 елда Илдус Сабирҗан улы крестьян-фермер хуҗалыгы ачты һәм ике елдан соң, фермерлар Марат Сафин һәм Ильяс Сөләйманов белән берлектә, гаилә фермаларына ярдәм итү буенча республика программасында катнашып, дәүләттән 945 мең сум акча алды. Бу акчалар терлекчелек корпусы төзергә һәм Киров өлкәсеннән сыерлар сатып алырга , шулай ук фермага бетон юл оештырырга мөмкинлек бирде. Әмма тиздән лейкоз белән проблемалар аркасында эшчәнлек туктатылды, һәм 2020 елдан бирле ел дәвамында ферма буш торды. Бу вакыт эчендә биналарны дезинфекцияләү һәм санитар чистарту үткәрелде. Россиянең төрле төбәкләреннән таналар кайтарылды. Менә өч ел инде Вафин терлекчелек фермасында лейкоздан чиста терлек асрала.
Бүген крестьян-фермер хуҗалыгында 50 савым сыеры һәм шулай ук яшь терлекләр бар. Илдус Вафин сөт җыючы да. Аңа авыл халкы үз продукциясен тапшыра.
Киләчәктә гаилә сарык үрчетү белән дә шөгыльләнергә уйлый. Республикада бу перспектив юнәлешне Ильяс үзләштерергә тиеш. Вафиннар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына агростартапта катнашу өчен документлар әзерлиләр.