Гадәттәгечә, ветеринария берләшмәсендә агымдагы елның 10 аендагы эш йомгаклары буенча хисап киңәшмәсе үткәрелде. Эпизоотиягә каршы чараларның үтәлеше турында фикер алыштылар , Меркурий, Хорриот, Цербер кебек ветеринария мәгълүмат системаларындагы эшкә анализ ясадылар. Киләсе айга бурычлар куелды, көзге эпизоотиягә каршы эшләрне 01 декабрьгә тәмамлау планлаштырыла.