Аксубай районына эш визиты белән «Татнефть»ГАҖ вәкилләре килде

2024 елның 2 ноябре, шимбә

 

Безнең районга эш визиты белән «Татнефть» ГАҖ вәкилләре Газизова Эльмира Өлфәт кызы, «Татнефть» хәйрия фонды директоры һәм социаль программаларны озата бару үзәге җитәкчесе урынбасары Сафиуллин Ришат Рәшит улы килде. Башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Мингулов озатуында Иске Кармәттә Хәсән Туфан музеенда булдылар, 2025 елда «Татнефть» ГАҖ грантлары конкурсына тапшыру планлаштырылган проектларны тәкъдим иттеләр.

«Татнефть» ГАҖ җитәкчелегенә социаль әһәмиятле проектларга һәм физик затларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән мондый программаны гамәлгә ашырганнары өчен рәхмәт.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International