Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Казанда ТР Милли музеена «Республиканың чигелгән картасын» тапшыру тантанасы булды. Тантаналы чарада Аксубай районыннан делегация дә катнашты: Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов һәм ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, кул эшләре остасы Әлфия Нурхәммәтова.
Чигелгән карта проекты 2023 елда Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елының матди гәүдәләнеше буларак гамәлгә ашырылды. Эш Татарстан Хөкүмәте һәм республика рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә шул ук исемдәге республика акциясе кысаларында үткәрелде.
Республиканың 43 районыннан һәм ике шәһәр округыннан килгән хатын – кызлар Татарстан картасының фрагментларын гаять зур полотнога чигкәннәр. Һәр муниципалитетның табигате һәм территорияләре үзенчәлекләре, тарихы һәм мәдәни традицияләре исәпкә алынды. Проектта барлыгы 23 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге 52 оста катнашты. Барлык 45 фрагмент кулдан чигүнең иң борынгы югары,түбән тамбур,үтүкләү техникасы һәм келәм чигү.технологияләрен кулланып чигелгән