Кадерле аксубайлылар!
Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!
Конституция-республиканың уңышлы үсешенең нигезе. Бу көнне без Татарстанның бай тарихын, аның буыннан-буынга тапшырыла торган уникаль мәдәниятен һәм традицияләрен горурлык белән искә алабыз. Без үз хезмәтләре һәм талантлары белән районыбыз, республикабыз үсешенә өлеш кертүчеләрнең барысына да рәхмәтле. Татарстан Республикасы Конституциясе безнең барыбыз өчен дә ныклы таяныч булсын, төбәгебезнең байлыгын саклап калырга һәм арттырырга ярдәм итсен. Барыгызга да сәламәтлек, тынычлык, иминлек, эштә уңышлар һәм яңа казанышлар телим!