Ел саен 12 ноябрьдә Бөтендөнья үпкә ялкынсынуына каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Ул календарьда балалар үпкә ялкынсынуына каршы Глобаль коалиция инициативасы белән барлыкка килде. Үпкә ялкынсынуы-инфекцияле үпкә тукымасының ялкынсыну процессы. Табибларның барлык тырышлыкларына карамастан, үпкә ялкынсынуы әлегә кадәр иң киң таралган авыруларның берсе булып кала бирә.
Статистика буенча үпкә ялкынсынуыннан ел саен дөньяда ике миллионнан артык кеше үлә, шул исәптән якынча 1,1 миллион - балалар. Пневмония еш кына ОРВИ, грипп, яңа коронавирус инфекциясе кебек йогышлы авырулардан соң, бигрәк тә прививка ясатмаган кешеләрдә, катлаулану буларак үсә.
Үпкә ялкынсынуының төп симптомнары – температура 38,0-39,5 С ка кадәр күтәрелү белән бизгәк, йөткерү, тын кысылу. Кайвакыт авырулар уңайсызлык яки күкрәк авыртуын тоярга мөмкин.
Үпкә ялкынсынуы белән авыручыларның барысы да хәлсезлек, эш сәләте кимү, тиз ару, тирләү, йокы бозылу, аппетитның кимүе билгелиләр.
Пневмония куркынычы факторлары: иммунизациядән баш тарту; яшь (балалар һәм өлкәннәр); тәмәке тарту; үпкә, йөрәк, бөер, ашказаны-эчәк трактының хроник авырулары; иммунодефицит хәлләр; сәяхәтләр (поездлар, самолетлар, вокзаллар, кунакханәләр); суыту. Пневмонияне дәвалауның катлаулылыгын һәм диагностиканың кыенлыгын исәпкә алып, төп көч профилактикага юнәлтелә, аңа түбәндәгеләр керә::
вакцинация, бигрәк тә эпидсезон башланыр алдыннан гриппка һәм пневмококк инфекциясенә каршы еллык вакцинация, яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация һәм ревакцинация;
битлек режимын үтәү, шул ук вакытта битлекне дөрес кию һәм аны вакытында алыштыру (3 сәгатьтән артмаска тиеш)мөһим әһәмияткә ия; куллар гигиенасы; кискен респиратор авыру билгеләре булган кешеләр белән элемтәдән качу;
сәламәт яшәү рәвеше (актив ял, тулы канлы йокы, баланслы туклану, наркотиклардан, алкогольдән, тәмәке тартудан баш тарту, туңуларны булдырмау һ.б.).
Роспотребнадзор идарәсенең Нурлат ТО