Мәскәү шәһәрендә яшәүче һәм бизнес алып баручы якташыбыз Новикова Елена Сергеевнадан мәктәп формасын һәм киемнәрен «Хыял»социаль приютында тәрбияләнүчеләр алды. Елена Сергеевнадан киемнәрне районның опека һәм попечительлек бүлеге белгечләре тапшырды. Тәрбияләнүчеләр Елена Сергеевнага рәхмәт әйтәләр һәм иганәчегә сәламәтлек һәм чәчәк атуын телиләр. Елена Сергеевнага хәйриячелек өчен зур рәхмәт.