Аксубай муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы районның шәһәр һәм авыл җирлекләре белән берлектә «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 30.12.2020 № 518-ФЗ Федераль законын гамәлгә ашыру максатларында элек исәпкә алынган 13881 күчемсез милек объектына карата зур эш башкарды. Бүгенге көнгә ике күчемсез милек объекты – бер җир кишәрлеге һәм бер капиталь төзелеш объекты буенча чаралар уздырасы калды.