«Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган танып белү сәгате үткәрелде. Чара башында укучылар республикабыз Конституциясен кабул итү тарихы, Татарстанның Дәүләт символикасы, традицияләре һәм тарихи кыйммәтләре белән таныштылар. Тәрбиячеләр Татарстан Республикасы Конституциясенең мөһимлеген билгеләделәр, Конституциянең югары юридик көчкә ия, шулай ук кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен билгели торган норматив хокукый акт булуын аңлаттылар. Хикәядән балалар Татарстан Республикасы гражданының хокуклары һәм бурычлары нәрсә икәнен белделәр.