"Россия көче-халык бердәмлегендә" хәйрия концерты кысаларында район мәдәният йортында "Минем гаиләм - минем байлыгым"картиналар күргәзмәсе күрсәтелде Күргәзмә Гаилә елына багышланган иде. Күргәзмәдә 54 эш тәкъдим ителде - рәсем сәнгате, графика һәм декоратив-гамәли сәнгать.
Картиналар авторы-район мәдәният йорты белгече, рәссамы
Алена-Елена Сухалова. Күргәзмәгә 400 гә якын кеше килгән. Килүчеләр күргәзмәдән сокланып калдылар. Алар һәр картинаны кызыксынып карадылар, сораулар бирделәр һәм үз тәэсирләре белән уртаклаштылар. Аларның күбесе Елена Суханованың эшләрен беренче тапкыр күрде һәм аларның матурлыгына таң калды.