Аксубай муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, гаилә иминсезлеген кисәтү максатында, Иске Ибрай авыл җирлегендә яшәүче гаиләләргә барып кайтты. Профилактика чаралары барышында балигъ булмаган балаларын тиешенчә тәрбияләмәүче ата-аналар ачыкланды. Ата-аналар белән профилактик әңгәмәләр һәм аңлату эшләре үткәрелде.