Ветеринария берләшмәсе белгечләре авыл хуҗалыгы хайваннарына (эре мөгезле терлек, сарык, кәҗә, ат), шулай ук эт һәм мәчеләргә котыруга каршы вакцинация ясыйлар. Эт һәм мәче хуҗалары бу куркыныч авыруга каршы вакцинация үткәрү өчен безнең белгечләргә үзләре мөрәҗәгать итә алалар. Вакцинация бушлай үткәрелә. Котыру авыруы-күп кенә имезүче хайваннарда һәм кешедә аеруча куркыныч вируслы авыру. Бу авыруны дәвалау эшләнмәгән. Шуңа күрә төп профилактика-вакцинация. Үзегезнең хайваннарыгызны котырудан саклагыз-ветеринарга мөрәҗәгать итегез.