Бүген Аксубай районында «Татарча диктант» Бөтендөнья акциясе узды.

2024 елның 8 ноябре, җомга
✍ Диктантны мәгариф учреждениеләре базасында оештырылган мәйданчыкларда яздылар. Аксубай 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында башкарма комитет җитәкчесе Мингулов Алмаз Минвазых улы, район хакимияте, башкарма комитет вәкилләре, мәктәп, балалар бакчалары җитәкчеләре, хезмәткәрләр, укучылар һәм битараф булмаган кешеләр Акциядә катнашты.
Акция инде тугызынчы ел уздырыла һәм аның максаты-дөрес язуга, әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны үз-үзеңә тикшерү, татар теле укытучыларын һәм филологларын популярлаштыру, татар теленә, аның тарихи һәм мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт тәрбияләү.
Быел диктант танылган татар драматургы Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан өзек буенча булды. Диктант нәтиҗәләре diktant.tatar сайтында бастырылачак.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International