РФ КоАП 5.35 маддәсенең 1 өлеше буенча Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия тарафыннан карала торган административ материалларның күп өлеше балигъ булмаганнарның ата-аналары яки законлы вәкилләренең балигъ булмаганнарны карау, тәрбияләү, укыту, аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау бурычларын үтәмәве яки тиешенчә үтәмәвеннән тора. Әлеге маддәне бозган өчен кисәтү рәвешендә административ җаваплылык яисә 500 сумга кадәр административ штраф каралган. Алкогольгә бәйлелектән интегүче ата-аналарга реабилитация узарга тәкъдим итәбез. Сораулар буенча Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.