Район үзәк китапханәсендә, район башлыгы ярдәмчесе, террорчылыкка каршы комиссия секретаре Эльмира Крайнова һәм Иҗтимагый совет рәисе Ирина Телешева катнашында китапханә системасы хезмәткәрләре белән киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә террорчылыкның нәрсә булуы, аның нинди куркыныч тудыруы, яшьләр һәм халык белән профилактик чаралар үткәрү кирәклеге, Интернет челтәрендә булу куркынычсызлыгы, гражданнарыбызны вербовкалау эше алып барылуы һәм интернет челтәрендә вербовкалаучылар күзенә эләкмәс өчен үзеңне ничек сакларга кирәклеге турында сөйләштеләр.