Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге кисәтә: мошенниклардан сакланыгыз!

2024 елның 15 ноябре, җомга
 

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең клиент хезмәтләренә һәм контакт-үзәгенә гражданнардан мошенниклар шалтыратулары турында мөрәҗәгатьләр ешрак килә: җинаятьчеләр кәрәзле телефоннарга шалтыраталар, үзләрен Фонд бүлекчәсе хезмәткәрләре дип таныштыралар һәм «яңа мәгълүмат» буенча кешегә пенсия өчен стаж җитмәвен әйтәләр, шуннан соң, әгәр аны расламасалар, түләүләрне туктатып тору белән куркыталар.

 Мошенниклар пенсионерны Татарстан Республикасы буенча СФР бүлегенә яисә МФЦга кабул итүгә язып куярга тәкъдим итә, ә аннары СМС буенча код белән язылуны раслауны сорый. Әгәр дә сез мондый вәзгыять белән очрашкансыз икән, белегез – сез мошенниклар белән сөйләшәсез.

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге аралашуны мөмкин кадәр тизрәк туктатырга киңәш итә. Уяу булыгыз! Беркайчан да телефоннан шалтыратучы дип үзегезнең паспорт мәгълүматларын, банк картасы номерын, ПИН-, СМС-кодны яки шәхси кабинеттан парольне атамагыз. Зинһар, бу турыда өлкән буын якыннарыгызга һәм танышларыгызга исегезгә төшерегез!

"Безнең бүлекчә хезмәткәрләре үз хезмәтләре тәкъдимнәре белән өйләренә йөрмиләр. Барлык хезмәтләрне без клиент хезмәтләрендә һәм МФЦда яки онлайн дәүләт хезмәтләре порталында бушлай күрсәтәбез", - дип искәртте СФРНЫҢ Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 

Актуаль яңалыклар белән Сез безнең социаль челтәрләрдә — ВКонтактеда, Сыйныфташларыгызда һәм Telegram да таныша аласыз, шулай ук Россия Социаль фонды бүлекчәсенең Татарстан Республикасы буенча Бердәм контакт-үзәге телефоны буенча консультация ала аласыз:

 8-800-1-00000-1.

 (дүшәмбе-пәнҗешәмбе. 08.15 дән 17.30 га кадәр,

җомга  08.15 дән 16.15 кә кадәр).

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International