Дәрвишләр бистәсендә район вәкилләре иртә таңнан сәүдә итә башлады. Шәхси эшмәкәрләр, авыл җирлекләре башлыклары шәхси ярдәмче хуҗалыклар белән берлектә казанлыларга авыл хуҗалыгы товарлары һәм продуктлар, шул исәптән ашлык, ит, сөт, шулай ук ассортименттагы яшелчәләр тәкъдим иттеләр. Барлыгы 16 сәүдә ноктасы оештырылган, 1,65 млн.сумлык 8 тонна ашлык, 3,2 тонна ит, 950 литр сөт, 3 тоннадан артык яшелчә кайтарылган. Традиция буенча район мәдәният йорты хезмәткәрләре ярминкәдә катнашучыларның барысына да яхшы кәеф бүләк итәләр.