Атларга вакцинация.

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе
  Ветеринария табибы - Савруш ветеринария участогы мөдире Валерий Храмов Миронов А.В. крестьян-фермер хуҗалыгында атларга котыру авыруына каршы вакцинация үткәрә. 3 айлык терлекләр котыруга каршы вакцинацияләнергә тиеш. Вакцина 1 мл дозада муенның урта өчтән бер өлешенә яки күкрәк асты өлкәсенә кертелә. Беренчел вакцинацияләнүчеләрнең иммунитеты вакцинаны бер тапкыр керткәннән соң 5-7 тәүлек узгач башлана һәм ел дәвамында саклана. Шуңа күрә киләчәктә терлекләрне котыру авыруына каршы елга 1 тапкыр вакцинацияләргә кирәк.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International