Мәгариф оешмаларында Бөтенроссия психология атналыгы башланды.

2024 елның 20 ноябре, чәршәмбе
  18-22 ноябрь көннәрендә Аксубай муниципаль районы мәгариф оешмаларында Бөтенроссия психология атналыгы уза. Ул белем бирү мөнәсәбәтләрендә катнашучыларны: укучыларны, аларның ата – аналарын (законлы вәкилләрен), педагогик хезмәткәрләрне-яшәү һәм аралашу күнекмәләрен камилләштерүгә, социаль сыгылмалылыкны һәм дуслыкны үстерүгә, шәхес ресурсларын актуальләштерүгә ярдәм итүче психологик-педагогик чараларга кертү өчен шартлар тудыру максатларында үткәрелә. Психология атналыгы кысаларында социаль психология мәсьәләләрен, белем бирү оешмасының уңайлы социаль-психологик климатын формалаштыру закончалыкларын өйрәнүгә, эзәрлекләүләрне кисәтүгә, аны саклауның гамәли инструментларын куллануга, балалар коллективларының кыйммәт-ориентация бердәмлеген арттыруга аерым урын бирелә. Педагог-психологларга ярдәм йөзеннән чаралар, тренинглар, уен дәресләре сценарийлары белән методик тәкъдимнәр эшләнде. Алар мәгариф оешмалары җитәкчеләренә, аларның урынбасарларына, педагог-психологларга, социаль педагогларга, сыйныф җитәкчеләренә һәм психология атналыгын оештыруда катнашучы башка педагогик хезмәткәрләргә файдалы булачак. Тәкъдим ителә торган материаллар 2022 елда башланган Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия Федерациясе мәгариф системасында психологик хезмәтне тәэмин итү буенча Федераль координация үзәге тарафыннан әзерләнгән методик тәкъдимнәр циклын дәвам итә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International