Предприятиеләрдән социологик сораштыру үткәрү турында.

2024 елның 20 ноябре, чәршәмбе
  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы агымдагы елның 18-29 ноябрендә Татарстан Республикасында «эшлекле» коррупция дәрәҗәсен бәяләү максатларында түбәндәге Аксубай районы оешмалары буенча социологик сораштыру үткәрә: «Аксубай үзәк район хастаханәсе» ДАССО һәм «Аксу Агро»ҖЧҖ. Социологик тикшеренү Министрлыкның рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, «халык һәм бизнес вәкилләрен сораштыру» бүлекчәсендә, тиешле рубрикада онлайн анкета сораштыруы уздыру юлы белән гамәлгә ашырыла. Сораштыруга сылтама: https://mert.tatarstan.ru/sotsiologicheskiy-opros-v-tselyah-otsenki-urovnya.htm Аксубай районы оешмалары җитәкчеләрен һәм шәхси эшмәкәрләрне сораштыруда катнашырга чакырабыз.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International