Хөрмәтле ракета гаскәрләре һәм артиллерия ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

2024 елның 19 ноябре, сишәмбе

 

Ракета гаскәрләре һәм артиллерия һәрвакыт Россия коры җир гаскәрләренең ут көче нигезе, Ватанның ышанычлы калканы, тынычлык һәм куркынычсызлыкның төп гаранты булып кала.

 

Бу көнне Ватаныбыз тарихындагы иң күренекле битләрнең берсен искә төшерү мөһим. Моннан 82 ел элек, 1942 елның 19 ноябрендә, совет гаскәрләренең контрһөҗүме башлана.бу һөҗүмдә төп рольне артиллерия расчетлары һәм берләшмәләре уйный. Безнең ракетачылар һәм артиллеристлар – чын геройлар. Алар үзләренең югары профессиональлекләрен, бурычларына тугрылыкларын, намусын, абруен, куркусызлыгын, фидакарьлеген күп тапкырлар күрсәттеләр.

 

Батырлыклары, Ватанга мәхәббәтләре -яшь якташлары өчен үрнәк булган ветеран – артиллеристларга аерым рәхмәтемне белдерәм.

 

Бүген, җиңүчеләр буыны традицияләрен дәвам итеп, безнең сугышчы-артиллеристлар һәм ракетачылар илебез мәнфәгатьләрен намус һәм кыюлык белән яклыйлар, махсус хәрби операция барышында югары профессионализм, батырлык, тәвәккәллек һәм фидакарьлек күрсәтәләр.

 

Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм Россия хакына хезмәттә уңышлар телим.

 

Алмаз Мингулов, Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International