Район мәдәният йортында "Пушкин картасы" федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында "Синең белән горурланабыз, Россия"дигән патриотик концерт узды.

2024 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе
  Концертны гомуми белем мәктәпләре укучылары карады. Концерт башланыр алдыннан кунакларны һәм укучыларны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александров сәламләде.  Концертта район мәдәният йортының артистлары һәм иҗат коллективлары катнашты. Һәр җырда һәм иҗат номерында илебез, Россиянең күпмилләтле халкы өчен горурлык яңгырады. Сәхнәдә һәм тамаша залында патриотизм атмосферасы бар иде, чөнки безнең һәрберебез үткәнгә сакчыл караш күрсәтергә кирәклеген, аннан башка лаеклы киләчәкне төзеп булмаячагын аңлый. Вокаль һәм бию номерлары төрле конкурслар һәм викториналар белән үрелеп барды. Конкурсларда җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнделәр.  Махсус призларны очраклы сайлау юлы белән билгеләнгән лотерея җиңүчеләре дә алды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International