Сөнчәле авыл мәдәният йортында капиталь ремонт эшләре бара.

2024 елның 22 ноябре, җомга
  Ремонт авыл җирлеге башлыгы тарафыннан оештырылган һәм ул грант ярдәме акчалары хисабына башкарыла. Бүгенге көндә авыл мәдәният йортын ремонтлау эшләре кызу бара. Электрүткәргечләрне алыштыру, стеналарны тышлау, тәрәзәләрне һәм ишекләрне алыштыру буенча эшләр башкарылган инде. Мәдәният йорты бинасында түшәмнәрне алыштыру эшләре дәвам итә, якын арада эшчеләр идәннәрне алыштыруга керешәчәк.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International