24 ноябрь көнне Түбән Баланда мәдәният йортында чираттагы «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз»акциясе узды.

2024 елның 25 ноябре, дүшәмбе
  24 ноябрь көнне Түбән Баланда мәдәният йортында «үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән чираттагы акция булып узды.ул махсус хәрби операция зонасында булган солдатларыбыз өчен өй токмачы әзерләүгә багышланды. Чара барышында әниләр көне белән котлаулар һәм яклаучыларыбызга ярдәм итәргә килгән барлык әниләр адресына җырлар яңгырады. Бу игелекле эшкә үз өлешен керткәннәрнең барысына да рәхмәт белдерәбез!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International