Дуңгызларның африка чумасын профилактикалау буенча "кыргый кабан"айлыгы дәвам итә.

2024 елның 27 ноябре, чәршәмбе
  Айлык кысаларында ветеринария берләшмәсе башлыгы Рәис Хөснуллин, Алексеевск территориаль бүлеге консультанты Ольга Алексеева, биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге инспекторы Николай Крайнов аучылык хуҗалыкларын йөреп чыктылар, анда булган кабаннарның эзләрен ачыкладылар. Рейд барышында һәркем өчен мөмкин булган аучылык җирләрен, шул исәптән Биләр дәүләт тыюлыгын һәм "Беркут"аучылык хуҗалыгын йөреп чыктылар. "Беркут"аучылык хуҗалыгы территориясендә кабан эзләре ачыкланган. Эзләр табылу факты буенча әлеге төр хайваннарның санын җайга салу буенча тиешле эш башкарылачак.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International