Район делегациясе волонтерлар белән берлектә 25 нче гуманитар конвойда катнашты.

2024 елның 27 ноябре, чәршәмбе
  Район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов һәм район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин җитәкчелегендәге делегация волонтерлар белән бергә 25 нче гуманитар конвойда катнашты. Якташларыбыз хезмәт итә торган Донецк, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә булдылар. Хәрбиләр үтенече буенча 1 автомобиль, 2 көймә, дизель-генераторлар, махсус җиһазлар һәм азык-төлек китерделәр. Ярдәм бөтен район белән җыелды! Йөкне җибәрү буенча зур әзерлек эшләрен волонтерлар-Яшьләр үзәге базасындагы гуманитар ярдәм кабул итү пункты хатын-кызлары башкара. Иртәдән кичкә кадәр, ялларсыз, шәхси вакытлары белән исәпләшмичә, алар гуманитар ярдәмне сортларга аералар, аларны тартмаларга һәм контейнерларга тутыралар. Шул ук вакытта маскировка челтәрләрен үрергә һәм махсус операциядә катнашучылар өчен махсус кием тегәргә өлгерәләр. Безнең сугышчылар барлык район халкына ярдәмчел булулары өчен сәлам һәм рәхмәт сүзләре җиткерәләр! Җиңү безнең кулда булачак!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International