Китапханә системасы хезмәткәрләре белән коррупциягә каршы законнар буенча киңәшмә үткәрелде.

2024 елның 27 ноябре, чәршәмбе
  Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында район үзәк китапханәсендә районның китапханә системасы хезмәткәрләре белән коррупциягә каршы көрәш турындагы законнар буенча киңәшмә үткәрелде. Чараны башлык ярдәмчесе Эльмира Крайнова һәм Иҗтимагый совет рәисе Ирина Телешева катнашында уздырдылар. Чара йомгаклары буенча катнашучыларга коррупциягә каршы тематика буенча башлык ярдәмчесе әзерләгән белешмәләр таратылды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International