Район мәдәният йортында Пушкин картасы ияләре өчен "Кыш Бабайның туган көне" конкурс - уен программасы узды.

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе
  Кыш Бабайның туган көне-гаҗәеп бәйрәм. Бу көнне гадәттә һәркемгә үзе бүләкләр бирүче, теләкләрен һәм хыялларын үтәүче кешене котлыйлар.  Бәйрәм күңелле һәм дәртле булды! Чара барышында катнашучылар театральләштерелгән тамаша карадылар, конкурсларда һәм викториналарда катнаштылар, җырладылар һәм биеделәр. Кыш бабайны туган көне белән Аксубай МР Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов та котлады. Ул барысына да нык сәламәтлек һәм теләкләрен үтәүләрен теләде. Әлбәттә, бүләксез нинди бәйрәм! Конкурсларда актив катнашканнары өчен балалар истәлекле бүләкләр алдылар. Ә бәйрәм азагында балаларны Кыш Бабайдан татлы бүләк көтә иде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International