«Инвестицион куышлар»ТР РМҮ ресурсы турында.

2025 елның 18 марты, сишәмбе
  Республика маркетинг үзәге (алга таба – ТР РМҮ) эшчәнлегенең бер максаты итеп республика җитештерүчеләренең һәм тәэмин итүчеләренең продукциясен алга җибәрү билгеләнгән. «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы буенча агентлык» АҖ (алга таба – агентлык) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 04 маендагы 377 номерлы Карарын үтәү йөзеннән ТР РМҮ администраторы вазифаларын башкара. Әлеге карар белән системада катнашучыларның үзара хезмәттәшлек регламенты – ТР РМҮ (Регламент) расланды. Регламентны үтәү йөзеннән, агентлык җирле бизнес үз тәкъдимнәрен кертмәгән продукция исемлеген төзи. Мондый исемлекләр ТР РМҮ сайтында «Инвестицион куышлар» махсус бүлегендә түбәндәге сылтама буенча бастырыла: https://rmcrt.ru/niche.html. Хөрмәтле эшмәкәрләр! Хәзерге вакытта республика тәэмин итүчеләре тәкъдим итмәгән продукцияне алмаштыру һәм Татарстан Республикасы РМҮ ресурсларыннан тиешле табыш алу мөмкинлеген карагыз.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International