Балалар поликлиникасында булачак әниләр һәм ата-аналар өчен танып-белү чарасы үткәрелде.

2025 елның 18 марты, сишәмбе

 

  «Гаилә» «Ана һәм балачакны саклау» милли проекты кысаларында табиб педиатр Богушева Ангелина Васильевна балалар поликлиникасында танып белү чарасы оештырды.        Очрашуга балаларның әти-әниләре һәм йөкле хатын-кызлар чакырылган иде. Ангелина Васильевна баланың беренче ел гомеренең гаҗәеп ачышлар, җайлашу һәм беренче мөһим күнекмәләрне формалаштыру чоры булуы турында сөйләде. Һәр бала үз темпында үсә, һәм иң мөһиме ата-аналар өчен аның гармонияле үсеше өчен шартлар тудыру.Педиатр яңа туган баланы дөрес карау турында сөйләде. Һичшиксез уңайлы йокы режимы, гигиена һәм куркынычсыз чолганыш булырга тиеш. Баланың үсеше уен, аралашу һәм олыларга охшарга тырышу аша бара-аның төп үрнәге булыгыз! Коену-ул гигиена процедурасы гына түгел, ә әти-әниләр белән элемтәләрне йомшарту һәм ныгыту ысулы да.      Ата-аналарны беренче ашату мәсьәләсе кызыксындырды. Ангелина Васильевна, сабыйның реакциясен күзәтеп, беренче ашатуны акрынлап кертергә тәкъдим итте. Ата-аналар еш кына баланың үсеше өчен борчыла, әмма зур булмаган тоткарлыклар-бу норма. Педиатр йортның куркынычсызлыгына аерым игътибар бирде: очлы почмакларны җыештырабыз, розеткаларны ябабыз һәм куркынычсыз йокы урыны булдырабыз.     Чара ахырында ата-аналар актив рәвештә кызыксындырган сорауларны бирделәр, реаль хәлләр турында фикер алыштылар һәм бала өчен куркынычсыз мохит булдыру буенча гамәли киңәшләр алдылар. Һәркемгә файдалы мәгълүмат тутырылган буклетлар таратылды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International