Игътибар итәбез, ПСН буенча салым суммасын түләүнең беренче срогы җитә – 01.04.2025 ел.

2025 елның 19 марты, чәршәмбе
  Патентны түләү вакыты аның гамәлдә булу вакытына бәйле. 6 айга кадәрге срокка патентны  гамәлдә булу срогы дәвамында түләргә мөмкин.           6 - 12 айлык патентны ике түләү белән түләгез - 1/3 - патент гамәлдә булганнан соң 90 календарь көн дәвамында һәм 2/3-патент гамәлдә булу вакыты тәмамланганнан да соңга калмыйча. Бер үк вакытта хәбәр итәбез: салым чорында исәпләнгән ПСН куллануга бәйле рәвештә түләнә торган салым күләме мәҗбүри пенсия иминләштерүенә иминият кертемнәре суммасына, вакытлыча хезмәткә яраксызлык очракларында һәм ана булуга бәйле рәвештә мәҗбүри социаль иминләштерүгә, производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан әлеге салым чорында түләнгән (исәпләнгән суммалар чикләрендә) иминият кертемнәре суммасына киметелә. Шул ук вакытта ПСН кулланучы һәм физик затларга түләүләр һәм башка бүләкләүләр башкармаучы индивидуаль эшмәкәрләр ПСН буенча иминият кертемнәренә теркәлгән түләүләр рәвешендәге салымны мондый киметү вакытына аларны фактта түләмичә генә киметергә хокуклы.          ПСН буенча салым суммасын иминият кертемнәре суммасына киметү өчен ПСН буенча салым суммасын киметү турында хәбәрнамәне ПСН кулланучы салым түләүче буларак исәпкә куелу урыны буенча салым органына җибәрергә кирәк (хәбәрнамә формасы Россия Федераль салым хезмәтенең 26.03.2021 N ЕД-7-3/218@боерыгы белән расланган).    
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International