МСРК утырышы.

2025 елның 19 марты, чәршәмбе
  Бүген «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды. Көн тәртибенә «социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау»мәгълүмат системасы аша балигъ булмаганнар арасында күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны профилактикалау системасы субъектларыннан кергән сигнал карталарын карау кертелде. Ата-аналарга балигъ булмаган балаларны тәрбияләү буенча бурычларын искә төшерделәр, гаиләләрне авыр тормыш хәленнән чыгару өчен киләчәктә уртак эш итү планын билгеләделәр. Каралган мәсьәләләр буенча гаиләләр профилактик эш башкару өчен ведомство учетына куелган.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International