Халыкара бәхет көне 2025: бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре.

2025 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
  Халыкара бәхет көне күптән түгел, ягъни 2013 елдан башлап, ел саен 20 мартта билгеләп үтелә. Халыкара бәхет көнен бәйрәм итү датасы очраклы гына сайланмаган. Чөнки 20 мартта язгы көн белән төн тигезләшә. Шул рәвешле бәйрәмне гамәлгә куючылар планетадагы барлык кешеләрнең дә бәхеткә тигез хокуклары булуын ассызыкларга теләгәннәр. Халыкара бәхет көне барыннан да активрак Интернет челтәрендә билгеләп үтелә. Гадәттә 20 мартта интернет-кулланучылар бер-берсенә виртуаль открыткалар, шигырь-котлаулар җибәрә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International