«Илһам» Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесенең зона этабында катнашучыларны тәбриклибез!

2025 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

 

 

Күптән түгел генә «Илһам» Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесенең зона этабы узды. Әлеге бәйгедә район данын 3нче номерлы Аксубай мәктәбенең өч талантлы укучысы яклады:

• 5 нче сыйныф укучысы Закирова Инзиля

• 9 нчы сыйныф укучысы Әхмәтшина Алия

• 11 нче сыйныф укучысы Юнусова Камилә

Алар барысы да үзләренең иҗади эшләрен тәкъдим итеп, осталыкларын күрсәттеләр. Һәрберсенең үз стиленең, үз фикерләвенең булуы аеруча куанычлы.

Укучыларның бу казанышлары, әлбәттә, аларның остазы – Билалова Зиля Марсовнаның да тырышлыгы белән бәйле. Зиля Марсовна яшь талантларга иҗат итәргә өйрәтеп, аларны рухландырды һәм бәйгегә әзерләде.

Инзилягә, Алиягә, Камиләгә киләчәк этапларда уңышлар телибез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International