"Мечта" приютында тәрбияләнүчеләр Габдулла Тукай иҗаты белән танышалар.

2025 елның 21 марты, җомга
  Кеше һәм табигать-ул ике аерылгысыз төшенчә. Кеше табигатьтән башка яши алмаган кебек, табигать тә кешедән башка яши алмый. Бүген «Мечта» социаль приютындагы мәктәпкәчә яшьтәге балалар Габдулла Тукайның «Елның дүрт фасылы»шигырен тыңладылар һәм ятладылар. Г.Тукай иҗатында табигать гаять зур урын алып тора, чөнки Тукай һәм табигать бербөтен. Автор бик күп шигырьләрен ел фасылларына багышлый,шигырьләре аша балалар шагыйрьнең  кәефен тоя. Табигатькә мәхәббәт шагыйрьдә бала чагында ук салынган. Шагыйрьнең биографиясе белән танышу аша балалар аның балачагының авылда узганын беләләр. Җәй – печән чабу, җиләк җыю, балык тоту; көз - урып-җыю булса ,  кыш-үзе бер гомер...
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International