Хәсән Туфанның 125 еллыгына багышланган" Кырда чәчәкләр ата..." музыкаль-әдәби кичәсе.

2025 елның 21 марты, җомга
  Бүген район мәдәният йортында бөек якташыбыз Хәсән Туфан истәлегенә багышланган" Кырда чәчәкләр ата..."дип исемләнгән музыкаль-әдәби кичә үткәрелде. Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Мингулов Алмаз Минвазыйх улы инициативасы белән бөек якташыбызның тууына 125 ел булуга нигезләнеп 2025 ел  районыбызда Хәсән Туфан елы дип игълан ителде. Кичә кунаклары Ф.Г. Гатина җитәкчелегендәге "Илһам/ Илһам" әдәби-иҗат берләшмәсе вәкилләре булды. Чарада "Стефанов укулары" 9 зона конкурсында җиңүчеләр: Фәхриев Раян, Глазкова София, Вәлиев Зариф, Питукина Зәринә, Билалова Зилә Марс кызы катнашты. Район мәдәният йорты артистлары: Фәнис Низамов, Резеда Гатина һәм "Аксубай егетләре" балалар Үрнәк баянчылар ансамбле, шулай ук балалар сәнгать мәктәбенең "Радуга" хореография ансамбле, Равзутдинова Камилә, Хәйртдинов Әмир һәм укытучы Илфат Галимов чыгыш ясадылар.  Чараны оештыручы-Аксубай туган якны өйрәнү музее директоры Н.Г. Куштукова.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International