Районның террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы үткәрелде.

2025 елның 21 марты, җомга
  Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе рәислегендә Чистай шәһәре Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсе җитәкчесе, район прокуроры вазыйфаларын башкаручы катнашында террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы булды. Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды: районда миграция  торышы, мәгариф оешмаларында белем бирү тирәлегенең иминлеген мониторинглау һәм укучыларның деструктив тәртибен күзәтү нәтиҗәләре буенча ачыкланган психологик куркыныч төркемнәре белән профилактик эш, шулай ук анда район мәгариф учреждениеләренең җаваплы затлары һәм педагог-психологлары катнашуы, Аксубай шәһәр тибындагы поселогында террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы тору буенча үткәрелгән профилактик эш турында. Йомгаклар буенча карар кабул ителде, билгеле бер үтәү срогы белән конкрет беркетмә йөкләмәләре бирелде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International