Язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләренә старт бирелде. Алар 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк!

2025 елның 22 марты, шимбә
  Безнең районның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре казанлыларга социаль юнәлешле бәяләрдән азык-төлек продукциясе, ит, сөт, бал, йомырка, ашлык, яшелчә, шулай ук ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен продукция тәкъдим иттеләр. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан тыш, бәйрәм рухы тудыручы һәм халыкка яхшы кәеф бүләк итүче мәдәният хезмәткәрләребез дә чыгыш ясады.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International