Трудолюбово авылында МХО уздыру зонасында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Александр Викторович Архиповка багышланган хәтер тактасы ачылды.

2025 елның 23 марты, якшәмбе
  Такта авылның хәрби дан һәйкәленә урнаштырылды. Тантаналы чарага авылдашлары һәм геройның якыннары җыелды. Архипов Александр Викторович 1978 елның 16 ноябрендә Октябрь авылында туа. Агрофирмада баш энергетик булып эшли. Үз иленең чын патриоты буларак Александр контрактка кул куя һәм МХО зонасына китә. 2023 елның 16 декабрендә хәрби бурычны үтәгәндә һәлак була һәм вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. Александр турында  якты хәтирә  безнең йөрәкләрдә  мәңге сакланыр!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International