Район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов чираттагы аппарат киңәшмәсен үткәрде.

2025 елның 24 марты, дүшәмбе
  Район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов структур бүлекчәләр, оператив хезмәтләр һәм хокук саклау органнары җитәкчеләре катнашында чираттагы аппарат киңәшмәсе үткәрде. Киңәшмә элек куелган бурычларның үтәлешен анализлаудан башланды. Хезмәтләр, оешмалар һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләре агымдагы атнадагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында хисаплар тапшырдылар. Архив бүлеге җитәкчесе Гүзәл Харисовна Хәмәтшина катнашучыларны бүлек эшчәнлеге белән җентекләп таныштырды һәм алдагы эш планнары турында сөйләде. Киңәшмә күңелле мизгелләр белән тәмамланды. Туган көннәр белән котладылар һәм ныклы сәламәтлек, һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар теләделәр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International